Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилы хатын-кызның машинасын конфискацияләгәннәр

Лениногорск суды исерек хәлдә руль артына утырган хатын-кызның машинасын дәүләт файдасына конфискацияләде.

Хокук сагында торучылар әлеге карарны, хатын-кызның хәмер кулланып, руль артына беренче кабат кына утырмавын исәпкә алып чыгарды.

Шәһәрдә яшәүче 53 яшьлек В. үзенең "Лифан 215800«автомобиле белән идарә иткәндә, юл иминлеге инспекторлары тарафыннан туктатыла. Руль артында утыручы ханымның спиртлы эчемлекләр куллану халәтендә икәне сизелеп торган һәм ул медицина тикшерүе нәтиҗәсендә исбатланган. Соңрак В. ның транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы, руль артына кабат исерек хәлдә утыруы ачыклана. Аңа карата җинаять эше кузгатыла.

Суд утырышында хатын-кыз җинаять кылуда гаепле булуын тулысынча таный, кылган эшенә үкенечен белдерә. Йомшартучы шартларны исәпкә алып, суд аны 2 елга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итә. Шулай ук 280 сәгатьлек мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгели.

Моннан тыш, В. ның милкендә булган һәм җинаять кылганда кулланылган «Лифан 215800» маркалы автомобиль, РФ Җинаять Кодексы 104.1 маддәсенең 1 өлеше, д пункты нигезендә, суд тарафыннан дәүләт милкенә конфискацияләнә.

Мөһим
Исерек килеш автотранспорт чаралары белән идарә иткән өчен йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче янә шул ук хәлдә руль артына утырса, бу очракта җинаять җаваплылыгы башлана. Җәза 300 мең сум штраф, өч елга хокуклардан мәхрүм ителү, 480 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре яки ике елга иректән мәхрүм ителү булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев