Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилылар, штрафка тарымагыз!

Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр бар. Күптән түгел юл хәрәкәте кагыйдәләренә яңа закон үз көченә керде.

Анда пычрак газлар чыгара торган транспортка чикләүләр язылган. Бу “Евро-0”, “Евро-1” һәм “Евро-2” класслы двигательле автомобильләргә кагыла. Игътибарлы булыгыз, карарга нигезләнеп, юл билгеләре куелачак.

Шул исәптән “Механик транспорт чараларының экологик классларын чикләү зонасы” билгесе дә билгеләнгән. Әлеге юл билгесе куелган урында тиешле күрсәткечләрдән түбән булган экологик классы автомобильләр хәрәкәте тыелачак.

Бу чикләүләр экологик хәл начар районнарда кертеләчәк. Андый автомобильләр исемлегенә “Жигули” һәм “Лада Самара” кертелгән. Юл билгесенә буйсынмаган автомобильчеләргә 500 сум штраф салынырга мөмкин.

 

Фото: https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев