Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскиның 6 нчы мәктәбендә беренчеләргә Незнайка белән Светофор килде (+фотолар)

Лениногорскиның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укучыларын «Җәяүлеләр» рәтенә кабул итү чарасы үткәрелде.

Укучылар янына «Незнайка» һәм «Светофор» да килде. Алар балалар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлады, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләде, беренче сыйныф укучысы антын бирде.

Чарада «Яшь инспекторлар хәрәкәте» отряды актив катнашты. Алар блаларга юл билгеләре турында сөйләде һәм хәрәкәтнең гимнын башкарды. 

Беренче сыйныф укучылары бергә җыр башкарды. Бәйрәм ахырын балаларга мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л. Федорук мөрәҗәгать итте, аларга игътибарлы җәяүле булып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклап, бозмыйча йөрергә киңәш итте. 

Фото һәм мәгълүмат Лениногорскиның 6 нчы мәктәбенең ВКонтакте шәхси битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев