Лениногорскиның  бакча балалары  «Юл фәннәре»н өйрәнә
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскиның бакча балалары «Юл фәннәре»н өйрәнә

Шәһәрнең 14 нче балалар бакчасында “Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте көне” булды.

Бу чарада бакчада тәрбияләнүчеләр өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә бик файдалы, кирәкле булган  темалар яктыртылды.
Мәсәлән, «Бала — төп пассажир» акциясе, әти-әниләрнең балаларын  автокреслоларда йөртү  турында һәрвакыт истә тотарга тиешлеген искәртте. Төркемнәрдә интеграцияләнгән – берничә төрле юнәлешне берләштергән дәресләр, балалар өчен күңелле уен чаралары итеп оештырылган «юл фәннәре мәктәбе»ндә укулар булды.

Дәүләт автоинспекциясенең чакырылган вәкиле Анастасия Ибряева балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларның файдасы турында сөйләде. 

Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре, урамда үз-үзеңне ничек тоту, җәяүле кеше өчен булган кагыйдәләр нәкъ менә шундый чаралар ярдәмендә балаларның хәтеренә ныграк сеңеп кала.

 

фотолар: ДАИ бүлегеннән


Нет комментариев