Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Әлмәт районында автомобиль юл читенә төшеп китеп, металл өеменә әйләнгән

Дүрт кеше зыян күргән.

 

11 апрель көнне  Әлмәт — Яр Чаллы трассасында, Рус Акташы  янында җиңел автомобиль юл читенә очкан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр иткән.  

Машина йөртүче машина белән идарәне югалткан һәм автомобиль трассадан юл читенә төшеп киткән. Фотода юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинаның металл тавына әйләнүе күренә. Моннан тыш, автомобильнең көпчәгенә дә зыян килгән.

Шаһитларның сүзләренә караганда, һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина салонындагы ике кыз һәм ике егет зыян күргән. Аларны төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

 "Әлмәт таңнары"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев