Әлмәт юлында коточкыч фаҗига
Әлмәт районында «Форд» шоферы йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң һәлак булган.
Фаҗига узган җомгада Казан — Оренбург трассасының 243 нче километрында була.
Билгеле булганча, машина йөртүче көчле кар явып торган шартларда куркынычсыз тизлекне сакламый һәм идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Шуның нәтиҗәсендә йөк машинасы белән бәрелешә.
Тән җәрәхәтләре алган ирне хастаханәгә салалар һәм икенче көнне ул җан бирә.
Бу хакта "Әлмәт таңнары" сайты хәбәр итә.
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/lmt-yulynda-kotochkych-faiga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев