Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Россиядә федераль трассаларда максималь тизлекне арттырырга тәкъдим иттеләр

Максим Акимов билгеләп үткәнчә, үзгәреш, беренче чиратта, яңа тиз йөрешле трассаларга һәм капиталь ремонттан соң юлларга кагыла.

Вице-премьер Максим Акимов федераль юлларда тизлек режимын сәгатенә 110 км кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Транспорт министрлыгы белән Эчке эшләр министрлыгына 2019 ел азагына кадәр Федераль юл челтәренә тизлек режимын сәгатенә 110 км тизлеккә кадәр арттыру мөмкинлеген тикшерергә кирәк", — диде журналистларга Акимов "Куркынычсыз юл" дүртенче конференциясе кысаларында.

Ул аңлатканча, сүз капиталь ремонттан соң яңа тиз йөрешле трассалар һәм юллар турында бара.

Хәзер торак пунктлардан читтә трассада максималь рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 90 км тәшкил итә. Түләүле юлларның кайбер участокларында сәгатенә 110 км тизлек режимы рөхсәт ителә.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/24/185126/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X