Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстан трассасында юл-патруль хезмәте автомобиленең беренче муляжын куйганнар

Юл-патруль хезмәте автомобиленең металл профильдән ясалган беренче муляжын Казан — Ульяновск трассасының 30нчы километрында куйганнр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

 

Республика юлларында аварияләр санын киметү чараларыннан берсе – патруль автомобильләре муляжларын урнаштыру, дип саныйлар ЮХИДИ идарәсендә.

«Кызганыч, машина йөртүчеләр юлда патруль автомобиле яки инспектор күренгән очракта гына юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә гадәтләнеп китте. Шунлыктан Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан шундый муляжлар урнаштыру турында карар кабул ителде», - дип белдерделәр юл полициясендә.

ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, Россиянең күп кенә төбәкләрендә мондый алым күптәннән кулланыла. Муляжлар урнаштыруның максаты – машина йөртүчеләрнең уяулыгын арттыру һәм аларны тизлек режимын үтәргә мәҗбүр итү.

«Ерактан аны чын патруль машинасыннан аерып та булмый диярлек. Машина йөртүчеләр аңа күнегергә өлгермәсен өчен, муляжның урыны үзгәреп торачак», - дип билгеләп үттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/13/191485/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев