Заман сулышы

Татарстан юлында хатын-кыз һәм биш айлык сабыйның гомере өзелгән

Казан-Оренбург трассасында юл читенә очып төшкән машинада хатын-кыз һәм биш айлык бала һәлак булган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

“Авария Каип авылыннан ерак түгел җирдә, трассаның 34нче чакрымында булган. “Тойота” рулендәге 25 яшьлек кыз куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм юл уңае хәрәкәте юнәлешендә юл читенә очып төшә. Машина әйләнә. Авария нәтиҗәсендә, яшь кыз урында вафат була, ул иминлек каешларын эләктермәгән булган. Шулай ук алган яралардан 5 айлык бала да вафат булган. Ул автолюлькада яткан”, - дип шәрехлиләр Татар-информга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шаһитләр сөйләвенчә, авария нәтиҗәсендә, бала яткан автолюлька машинадан очып чыккан. Ул каеш белән эләктерелмәгән булган дип фаразлыйлар.

Тулырак:https://matbugat.ru/news/?id=25714

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: