Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда бу ел башыннан аварияләрдә һәлак булган балалар саны узган ел дәвамындагы кадәр булган

Быел 4 ай эчендә балалар катнашында 124 авария булган, аларда 6 бала үлгән, 128 төрле җәрәхәтләр алган.

 Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

7 майда Әгерҗе районында булган юл-транспорт һәлакәтендә тагын 3 һәм 8 яшьлек ике бала үлгән. Шулай итеп, быел Татарстанда аварияләр нәтиҗәсендә узган тулы ел белән чагыштырганда, шулкадәр үк балалар һәлак булган: быел 10 майга 8 бала, ә узган ел дәвамында 9 бала.

- Барлык һәлак булган балалар транспорт чараларының пассажирлары булган, асылда алар ситуациянең тоткыннары булып чыга. Шуңа бәйле рәвештә балаларны йөртү иң актуаль проблема булып тора , - ди  Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең БДД пропаганда бүлеге башлыгы Рамил Әхтәмҗанов.

Балаларны йөрткәндә хокук бозуларны кисәтү буенча ЮХИДИ эшчәнлеге дә шактый зур штрафлар булуга карамастан, кайбер ата-аналар балаларны өчен махсус җайланмалардан башка йөртәләр.

Республика Дәүләт автоинспекциясе балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү кирәклеген билгеләп үтә. Бу эштә хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары аерым роль уйный. Әлеге отрядларда катнашу балага юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшырак өйрәнергә ярдәм итәчәк.

17 майдан 23 майга кадәр БМО инициативасы буенча Юл хәрәкәте иминлегенең алтынчы глобаль атнасы узачак, аның төп темасы-транспорт һәм җәяүлеләр агымнары кисешкән урыннарда тизлек режимын киметү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X