Түбән Камада «Мерседес» автомобиле 6 яшьлек малайны бәрдергән.
Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Юл һәлакәте Корабельная урамындагы 26нчы йорт каршында килеп чыккан.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала урамда үзе генә булган, дип яза Татар-информ.
Хәзерге вакытта хокук сакчылары малайның машиналар агылып торган юлда өлкәннәрдән башка нишләп йөргәнен ачыклый.
http://matbugat.ru/news/?id=23133
Нет комментариев