Татарстанда вахта автобусы йөк машинасына бәрелгәч, бер кеше үлгән, имгәнүчеләр бар
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда вахта автобусы йөк машинасына бәрелгәч, бер кеше үлгән, имгәнүчеләр бар

Бүген иртән «Алабуга» махсус икътисади зонасында вахта автобусы һәм йөк машинасы бәрелешә.

Автобус йөк машинасының кузовын кереп киткән диярлек.

Шаһитлар сүзләренчә, авариядән соң бер кеше үлгән, имгәнүчеләр бар.

Имгәнгән кешеләрне «ЕлАЗ» заводының керү урынына китергәннәр.
 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев