Заман сулышы

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән “Лада” пассажиры һәлак булган

Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.

Кичә көндез Казан–Шәмәрдән юлының 39нчы чакрымында “Лада” машинасының 32 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан. Ул зур тизлектә барган килеш, юл кырыена төшеп киткән. Машина берничә тапкыр капланган.

Имгәнгән машина йөртүчене республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Җиңел машинадагы 41 яшьлек пассажир һәлакәт урынында үлгән. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/10/173178/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: