Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә
Республикада томан, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш итә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, республикада томан, буран һәм бозлавык булуы ихтимал. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә торак пунктлардан ерак китмәскә, игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юлларда авыр хәлгә юлыккан кешеләр тәүлек дәвамында 533-38-88 телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуын искәртә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183223/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев