Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Әтиләр барысын да булдыра!

Шушы көннәрдә генә Лениногорскида булып үткән квест-уенга җыелган балалар әтиләренең бик күп эшкә сәләтле булуын үз күзләре белән күрде. Уен юлда йөрү кагыйдәләрен белүгә багышланган иде.

Оештыручылар әйтүенчә, җәйге каникуллар алдыннан мондый чаралар үткәрү бик урынлы һәм кирәкле. Квест-уенда әтиләр һәм балалардан торган 15 команда катнашты. Әлеге чара 29 нчы балалар бакчасы инициативасы белән быел дүртенче кабат уза. Уенны оештыруда, әлбәттә, Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге автоинспекциясе, мәгариф бүлеге катнашты. Балаларга әтиләре ярдәме белән 7 сынау станциясен, юлда йөрү кагыйдәләрен бозмыйча, аларны төгәл үтәп узарга кирәк иде. Балалар велосипедта да, кечкенә машиналарда да, җәяүле килеш тә кагыйдәләрне белгәннәрен күрсәтте. Әтиләр өчен “Әти барсында булдыра” бәйгесе булды. Иң күп белүче әтине шулай ачыкладылар. Квест- уенда катнашучылар грамота – бүләкләргә лаек булды. Беренче урынны алган әтиле-уллы Андрей Һәм Артем Горбовлар бәйгенең иң зур призы-велосипед белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев