Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән “Дэу” машинасының йөртүчесе үлгән

Юл фаҗигасендә зыян күргән ике пассажирны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Питрәч районында юл кырыена төшеп киткән “Дэу” машинасының йөртүчесе үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Питрәч-Янсуар автоюлындагы җитди юл-транспорты һәлакәте турындагы хәбәр кичә кич килгән.

“Дэу Нексия”дәге ир-ат идарәне югалткан һәм зур тизлек белән юл кырыена төшеп киткән.

Һәлакәттә машина йөртүче һәлак булган. Ике пассажирны төрле җәрәхәтләр белән Казан хастаханәсенә озатканнар.

Һәлакәт урынына килгән 26нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре машинаның аккумляторын сүндергәннәр һәм автомобильдән йөртүченең үле гәүдәсен чыгарганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев