Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы

Дүшәмбедән республикада, шул исәптән Лениногорскида да, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы” башланды. Ул 25 сентябрьгә кадәр бара.

 

Атналыкның максаты -  җәяүлеләр, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү.

Әлеге атналык юлларда балалар катнашында килеп туган аварияләр проблемасын кисәтүгә юнәлдерелгән. Атналык  балалар катнашында велосипедларда, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә җәяүлеләр һәм транспортта йөрүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында искәртү чараларын үз эченә ала,  дип белдерәләр ЮХИДИ бүлегендә.

Әлеге уңайдан мәктәпләрдә җитәкчеләр, укытучылар составы һәм анда хезмәт күрсәтүче эшче персонал белән инструктажлар, "Куркынычсызлык дәресләре" үткәрелә.

Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре каршында юлда үз-үзеңне тоту турында чыгышлар ясаячаклар, балаларны яктылыкны кире  кайтаручы элементлар кергән киемнәрдән йөртүгә зур игътибар биреләчәк, мәгариф учреждениеләрендә юл иминлеге паспортлары төзеләчәк яки яңартылачак, «Өй - мәктәп - өй» куркынычсыз маршруты схемалары барланачак, ул күренә торган урынга эленәчәк, юл һәлакәтләре аеруча күп була торган урыннар, җәяүле балалар өчен куркыныч тудыручы территорияләр күздән кичереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев