Лениногорск районында мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән профилактик очрашулар узды.
Дәресләр юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге начальнигы Эльвира Кирдянова һәм автоинспекция вәкиле Анастасия Ибряева үткәрде.
- Әңгәмәләрнең төп темалары түбәндәгеләр иде:
- Юл аша чыгу кагыйдәләре
- Яктылыкны кире кайтара торган элементлар: ни өчен эңгер-меңгердә күренеп тору мөһим?
- Транспорт чаралары: Кайда велосипедта һәм самокатта йөрергә мөмкин.
- Яшүсмерләр өчен: питбайклар һәм мотоцикллар белән идарә иткәндә кагыйдәләр һәм җаваплылык.
Һәр очрашуның азагында балаларга файдалы бүләкләр — юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча лото уеннары тапшырдылар.
фото: Э.Кирдяновадан


Нет комментариев