Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Язгы салат рецептлары

Яз җитте, организмга витаминнар кирәк чак. Сезнең игътибарга берничә салат рецепты тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: пекин кәбестәсе, редис, яшел кыяр, пешкән йомырка, майонез, тоз. 
Барысын бергә турарга, майонез, тоз салып яхшылап болгатырга. Теләгән кеше киптерелгән икмәк сала ала. 
Матурлап табынга бирергә.

Тәмле салаты

Ингредиентлар: пекин кэбестэсе, помидор, суган, кыяр, баллы болгар борычы, морковча, майонез.
Барсын бергэ болгатабыз да, табынга бирэбез.

Витаминлы салат

Яшь кәбестәне саламлап турыйбыз, 1 кыяр, 2 помидор, 1 болгар борычын шулай ук турап салабыз. Аңа кунжут, борыч, тоз, яшел тәмләткечләр, оливки мае салып яхшылап бутыйбыз.

Туклыклы салат

Ингредиентлар: 2-3 помидор, 500 гр тавык түше, 150 гр каты сыр, бер банка консервланган кызыл фасоль, яшел салат, сухари, майонез.

Помидор белән салатны вак итеп турыйбыз. 
Сырны угычта уабыз. Тавык түшен вак итеп турап кыздырабыз. 
Аларга сохарый белән фасоль, майонез кушып болгатабыз.

Файдалы салат

Ингредиентлар: пекин кәбестәсе, чи чөгендер, чи кишер, помидор, сыек май. 

Помидор, чөгендер, кишернең күләме бертигез алына, пекин кәбестәсе ике тапкыр күбрәк исәбендә. Помидорны шакмаклап, кәбестәне саламлап турарга, кишер һәм чөгендерне эре угычтан чыгарырга, барысын бергә сыек май кушып тугларга. Салат әзер!!!

"Бавлы-информ" сайтыннан

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев