Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Гонорар исәбенә

Саба төбәген үз итүче Туфан ага Миңнуллин кендек каны тамган җиргә - Олы Мәрәтхуҗага кайтса, шау-гөр килеп, ягъни дуфан куптарып, кибеткә кереп чыгарга ярата. Чөнки кибет ул - кечкенә авылның мәдәният йорты да, спорт сарае да, матбугат үзәге дә. Шунда кызык хәлләр сөйләнелә, яңалыклар ачыклана, хәтта моннан җитмеш-сиксән ел элек...

Саба төбәген үз итүче Туфан ага Миңнуллин кендек каны тамган җиргә - Олы Мәрәтхуҗага кайтса, шау-гөр килеп, ягъни дуфан куптарып, кибеткә кереп чыгарга ярата. Чөнки кибет ул - кечкенә авылның мәдәният йорты да, спорт сарае да, матбугат үзәге дә. Шунда кызык хәлләр сөйләнелә, яңалыклар ачыклана, хәтта моннан җитмеш-сиксән ел элек булган хатирәләр дә искә алына.

Матур итеп исәнләшә драматург якташлары белән, хәл-әхвәлләрен сораша.

Шуннан соң читтәрәк басып торган Касыйм бабай юка иреннәрен ерып куя да, аракы дигәндә авызы шапылдап тормаса да, Казаннан кайткан авылдашларына вәкарь белән уң күзен кыса төшеп:

- Туфан энем, куй син хәзер үк безгә бер яртыны! - дип әйтеп сала.

- Касыйм абый, ничек әле аласы бурычың бар шикелле итеп, приказ биргән кебегрәк әйтәсең бу сүзләреңне? - дип кайтарып сорый Олы Мәрәтхуҗаның Габдулла малае.

- Шуннан Касыйм абзый ипләп кенә башлаган фикерен йомгаклап куя.

- Аласың, Туфан энем, башка хутың юк! Чөнки син анда, без монда сөйләгәннәрне язгалап, хәйран гына акча эшләп ятасың икән бит...

«Сәхнә», 2011, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X