Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграр предприятиесенә студентлар практикага килде

Безнең райондагы аграр хуҗалыкка югары уку йортыннан  производство практикасы узарга студентлар килде.

 


Булачак агрономнар, агроинженерлар һәм  экономист “Август-Агро” җәмгыятенең һәр хуҗалыкларында эшләячәк. Әлеге студентлар – Казан аграр университетыннан.

-    Безнең практикантлар рәсми рәвештә эшкә билгеләнгән, бүленгән һәм остазларына беркетелгән, - ди "Август-Агро"ның персонал белән идарә итү бүлеге начальнигы Наталья Циделко.

Үз тәэсирләре белән аграр университетның 2 курс студенты Данил Баянов бүлешә:
-    Безне Иске Иштирәк авылына алып килделәр. Монда бик матур урын. Халкы да ачык каршы алды. Җитәкчеләр дә уңай карашта, сөйләшәләр, сорауларга җавап бирәләр. Тулай торакка урнаштырдылар, тәмле ашаталар. Практиканың беренче көннәрендә арпа чәчү кырына килдек. Кырда эшләүче техникалар да куәтле. Без белгечләр белән туфракның уңдырышлылыгын тикшердек. Практика беткәннән соң да монда сезон тәмамланганчы эшкә калырга уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев