Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Лениногорскилылар, чикләвек ашагыз

Чикләвекләр тәнгә сихәт бирә. Алар йөрәк һәм кантамырларны саклыйлар, кандагы холестир күләмен (12 процентка), кан ою куркынычын киметәләр.

Чикләвекләрдә файдалы баетылмаган майлар ( шул исәптән, омега-3 майлары), шулай ук Е шифаматдәсе күп. Без чикләвекләр  ашау тазарта дип уйлап ялгышабыз. Аларның артык авырлык туплауга ктитермәве исбатланган. Чикләвекләр- үсемлек аксымы һәм эчәклек эшчәнлеген яхшыртучы, тәндәге калдыкларны чыгаручы үзагач мәтдәсе чыганагы. Өстәвенә, чикләвекләр киеренкелек һәм күп эшләү аркасында хәлсезләнгән, арыган тәнгә хәл кертәләр. Аларның йокысызлыктан һәм гасабыйланудан файдалы икәнлеге дә күптән мәгълүм. Чикләвекләр хатын-кызларга дәрт өсти, ә ирләрнең ирлек көчен арттыра.

Барлык чикләвекләрдә дә А, Е, һәм В шифамәтдәләре, калий, кальций, фосфор һәм тимер кебек бер төркем әзмәтдәләр бар. Аларның һәрберсе үзенчә файдалы, ләкин омега-3 майлары һәм линол әчеме башкалар белән чагыштырганда күбрәк булганлыктан, табиблар әчтерхан чикләвеге ашарга киңәш итә. Тик тоз, шоколад, шикәр комы белән ашасагыз, бернинди файдасы калмый. Аларның туклыклылыгы югары икәнен истә тотып, көн дәвамында бер учтан артыгын ашарга кирәкми.  Шикәрмәләр әллә ни күп булмау сәбәпле, шикәр авыруыннан интегүчеләргә дә чикләвекләр белән сыйланырга мөмкинлек бирә.  Ә менә ярсынучанлыктан газаплансагыз, чикләвекләрдән баш тартырга киңәш ителә. Сабыйларга да саклык белән генә ашарга кирәк.

Чикләвекләрне теләсә нинди сөт ризыкларына куша аласыз. Мәсәлән, иртән йогуртка 1 балкашык чикләвек салып ашагыз. Казылык  яки майлы сыр урынына яшелчә янына да кушарга мөмкин. Көндез җиләк-җимешләр белән бер уч чикләвек ашагыз. Тик төнгә чикләвек белән сыйланмагыз, чөнки алар озак эшкәртелә.

Чыганак: “Юлдаш” календареннән

фото:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев