Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск сулыгында йөзеп йөрүче үрдәк бәпкәләрен кем үтергән?

Редакция хезмәткәре стадион янындагы сулык кырыенда берничә бәпкәнең яр кырыенда үлеп ятуын күрде.

Лениногорск сулыкларында бәпкәләрен иярткән үрдәкләр йөзеп йөрү - гадәти күренеш. Кешеләр аларны ашата, сокланып карый . Сулыкның стадион тирәсендә дә бар иде алар. Бүген редакция хезмәткәре стадион янындагы сулык кырыенда  берничә бәпкәнең яр кырыенда үлеп  ятуын күрде. Нәрсә булган? Артык кызудан үлгәннәрме, дип аптыраштык. Корреспондентыбыз, аптырап, яр буена кабат чыгып китте. Шул тирәдәге йортларның берсендә яшәүче Валентина Лосеваны очратып, аның белән дә сөйләшеп алган. Шәһәрдәшебез фикеренчә, үрдәк бәпкәләре таш атканнан үлергә мөмкиннәр. Шул тирәдә-бала-чага аларга таш ата, дип борчылып сөйләде ул. 

-Иртән мин бу тирәләрдә йөреп кайттым, әнисе белән 4 бәпкә йөри иде. Әнкәләре саклый алмаган, тәки үтергәннәр, - дип торды ул.

Бик кызганыч, әлбәттә,  үрдәк бәпкәләре дә, кешеләрнең ерткычлыгы да.  

Зилә Мөдәррисова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев