Лениногорск ишегалды лагерьларында күңелле, диләр
7нче, 8нче, 9нчы һәм 10нчы территориаль җирле үзидарәләр тарафыннан оештырылган ишегалды лагерьларында балалар рәхәтләнеп ял итте. “Активистлар”, “Дуслар”, “Кояш нуры” һәм “Позитив” отрядлары ике атна дәвамында шау-гөр килде.
Лагерьдә төрледән төрле чаралар узып кына торды. Егет-кызлар шәһәребезнең “Ихлас” мәчетендә кунакта булып, Булат хәзрәт белән аралашты. Янгын сүндерү хезмәте белән дә якыннан танышты. Шулай ук төрле тематик чараларда “Хәтер көне”, “Без наркотикларга каршы”, экологик темага багышланган рәсем конкурсында катнашты. “Исток-Башлангыч”, “Логос ” пелагогик-психологик ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре белән дә очрашулар кызыклы булды. Полиция вәкилләре белән юл кагыйдәләрен яңадан кабатладылар, урман паркына, "Агропакка", "Мастерскай идей"га экскурсиягә бардылар. “Ике атна буе кызым Ангелина ишегалды лагерына бик теләп йөрде. Аның өчен күңелем тыныч булды, ди”, - күп бала анасы Альбина Галиева.
Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары
Бүгеннән балалар ишегалды лагерының III сменасы ачык. Аны үз микрорайоннарында 6 нчы, 11 нче ТОСлар оештыра. Алар 13 июльгә кадәр эшлиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев