Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда юл һәлакәте: яңа туган бала һәм 10 яшьлек малай имгәнгән

Авария Казан-Малмыж юлының 45нче чакрымында булган.

Татарстанның Биектау районында ике җиңел машина бәрелешеп,  яңа туган кыз бала һәм 10 яшьлек малай зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казан-Малмыж юлының 45нче чакрымында Коркачы авылы янында “Лада” һәм “Хонда” автомобильләре бәрелешкән.

Юл һәлакәтеннән соң, яшь баланы һәм әнисен Казанга Балалар республика клиник хастаханәсенә җибәргәннәр. Чит ил машинасы йөртүчесен шулай ук хастаханәгә озатканнар, аның аягы сынган һәм җәрәхәтләр алган. “Лада” йөртүчесен һәм 10 яшьлек малайны Биектау Үзәк район хастаханәсенә салганнар.

Һәлакәт урынында 113 нчы янгын сүндерү һәм коткару часте хезмәткәрләре, Бөреле авылы янгын сүндерүчеләре, полиция һәм табиблар эшли.


 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев