ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядән чит илләргә самолетта очу бәясе арткан

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Быелның апрель-июнь айларында чит илләргә самолетта очу бәясе уртача алганда 14 процентка кыйммәтләнгән. OneTwoTrip сәяхәтләр сервисы аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән.

Туристка эконом-класс белән чит илгә бару һәм кире кайту өчен уртача алганда 22,4 мең сум түләргә туры килә. Гыйнвар-март айларында әлеге күрсәткеч 19,7 мең сум тәшкил итә иде.

Ил эчендә самолетта очу бәясе 7 процентка кыйммәтләнгән. Хәзер Россия буйлап сәяхәт итү (бару һәм кайту) уртача алганда 11 мең сумга төшә.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/02/167044/

 


Нет комментариев