10 март 2022 яңалыклары
-
Коронавирус кичергәннән соң температура дүрт ай буе сакланырга мөмкин
Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң субфебриль температура (37,5 градуска кадәр) берничә ай сакланырга мөмкин. Урал федераль округы баш профилактологы, медицина фәннәре докторы Сергей Токарев шулай дип белдерде. Бу хакта Ura.ru басмасы хәбәр итә.
-
Даруларны шикәр комы кебек артык сатып алырга кирәкми!
Бүгенге көндә республика даруханәләрендә дару препаратларына бәяләрне арттыру өчен сәбәпләр юк. Бу хакта «Таттехмедфарм» Дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының даруханә склады буенча урынбасары Илшат Мингазетдинов сөйләде.
-
Бүгенге көндә республика заводларында 11 мең тоннага якын шикәр запасы бар
Республикада җитәрлек күләмдә он, сөт продукциясе һәм шикәр запасы бар. Җитештерү мәйданчыкларын яңарту нәтиҗәсендә беренче чиратта кирәкле товарларның ассортименты тагын да киңәячәк, ә аларның бәясен хакимият ныклы контрольдә тотачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.
-
Лениногорск районы аграр хуҗалыгы көнбагыш уңышын май ясар өчен озатты
Лениногорск районы кырларында үскән көнбагыш Казан май комбинатына май ясар өчен җибәрелде.
-
Данил Садриев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов трамплинчы Данил Садриевка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медаленә ия булды.
-
Олимпиада призеры Данил Садриев: Миңнеханов быел трамплиннарга ремонт ясалачак, диде
Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Пекиндагы Олимпия уеннарының көмеш призеры Данил Садриев 2022 елда Лениногорскида трамплиннарны ремонтлый башлаячаклары турында белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
-
"Эй, малай, алып кил өчпочмак...": җырмы бу, әллә...?
Корткычлар бакчага зыян салган кебек, күп кенә җырлаучылар (җыр шыгырдатучылар дисәк дөресрәк булыр!) татар җырына, моңына, теленә һәм хәтта милләтенә зыян китерә. Көлке тоелган җырлар зәвыгы, холкы ныгымаган үсмерләргә зур йогынты ясавын аңлап та бетермибез бугай. Шул җырлар аша тормышка карашлары да берникадәр формалаша.
-
Лениногорскилылар "100 лидер – Татарстан киләчәге"бәйгесендә катнаша
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы яшьләр өчен бушлай проектка старт бирде – "100 лидер – Татарстан киләчәге"нең өченче сезонын башлап җибәрде. 2022 елда бүләк фонды 500 000 сумны тәшкил итә.
-
Дәүләттән халыкка нинди ярдәм әзерләнә?
Россия санкцияләр саны буенча дөньяда беренче урынга чыкты. Шулай булуга да карамастан, Хакимият социаль өлкәгә, эшмәкәрләргә, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәләренә һ.б. юнәлешләрдә ярдәм күрсәтүне дәвам итә һәм яңа чаралар күрә. Россиядә хәзерге вакытта нинди ярдәм чаралары каралган соң? Барысын да бер язмага тупладык.
-
19 марттан Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
19 марттан Казан шәһәрендә 15 ноктада, башка шәһәрләрдә дә традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Бу хакта журналистларга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.
-
Виноградны яздан кисәбез. Ничек? Нәрсә эшләргә?
Виноград күп җимеш бирсен өчен яз көне, кар эрегәч, бераз артык үскән ботакларын кисәргә кирәк. Шулай эшләгәндә, ул сәламәт һәм яхшы үсә. Яхшы уңыш та бирә.
-
Күп балалы гаиләләр өчен коммуналь түләүләрне тулысынча субсидияләргә тәкъдим итәләр
Депутатлар шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән вакытта банклар ала торган комиссияне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.
-
Мичурин авылы мәдәният йортында кич утыру - “Орчык өмәсе” узды (+ фотолар)
Элек орчык бәйрәме җиргә кар төшкәч уздырылган. Хуҗа кеше күп итеп сарык йоны әзерләп куйган, өмә буласы көнне күрше-күлән, дус-ишләр чакырылган.
-
Колакны мамыклы таякчык белән чистартырга ярамый
Табиб-отоларинголог Лилия Хәйретдинова сүзләренчә, колакны мамыклы таякчык белән чистартырга ярамый. Таякта мамык аз, ул бик җиңел төшә, җитди трамва алу ихтималы барлыкка килә. Мамык колакта калса, аны табиб кына ала ала. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
-
WhatsApp хәбәрләр таратуга чикләү кертә
WhatsApp яңартылганнан соң Android өчен хәбәрләр җибәрүдә чикләү кертә.