Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күп балалы гаиләләр өчен коммуналь түләүләрне тулысынча субсидияләргә тәкъдим итәләр

Депутатлар шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән вакытта банклар ала торган комиссияне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә.

Россиядә күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 100 проценты күләмендә субсидия түли башларга мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» газетасы Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотневага сылтама белән хәбәр итә.

«Торак-коммуналь түләүләр өчен субсидияләрне өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бирергә тәкъдим ителә. Әлеге чара өендә эшсезләр булган гаиләләргә дә кагылырга мөмкин», - дип искәртте депутат.

Моннан тыш, субсидияләрнең 65 яшьтән узган кешеләрне дә колачлавы ихтимал. Алар өчен субсидиянең күләме торак-коммуналь түләүләрнең 70 процентын тәшкил итәр дип көтелә.

Депутатлар шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән вакытта банклар ала торган комиссияне гамәлдән чыгарырга һәм аны идарәче компанияләр өчен 0,1 процентка кадәр чикләргә, җыемнарны киметергә һәм торак-коммуналь идарәсе оешмалары өчен салым түләүне кичектерергә тәкъдим итә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/10-03-2022/k-p-balaly-gail-l-r-chen-kommunal-t-l-l-rne-tulysyncha-subsidiyal-rg-t-k-dim-it-l-r-5851001

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев