Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Олимпиада призеры Данил Садриев: Миңнеханов быел трамплиннарга ремонт ясалачак, диде

Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Пекиндагы Олимпия уеннарының көмеш призеры Данил Садриев 2022 елда Лениногорскида трамплиннарны ремонтлый башлаячаклары турында белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Татарстан Президенты белән сөйләштек. Ул быел Лениногорскида трамплиннарга ремонт ясалачак, диде. Моны эшләячәкләренә ышанам. Чөнки бик сәләтле балалар бар. Алар әле кечкенәрәк, әмма талантлы. Ремонт эшләрен башкарсалар, барысы да яхшы булачак дип уйлыйм», - диде Садриев.

Тумышы белән Лениногорскидан булган Данил Садриев Россия җыелмасы составында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча катнаш команда ярышларында көмеш медальгә лаек булды. Шәхси ярышларда 18 яшьлек спортчы, россиялеләр арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 8нче урынны яулады.

https://tatar-inform.tatar/news/sport/10-03-2022/olimpiada-prizery-danil-sadriev-mi-nehanov-byel-tramplinnarga-remont-yasalachak-dide-5851017

https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/8011099.htm фото алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данил Садриев чемпион данил садриев серебряный призер на прыжках с трамплина данил садриев