19 марттан Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
ҖӘМГЫЯТЬ

19 марттан Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

19 марттан Казан шәһәрендә 15 ноктада, башка шәһәрләрдә дә традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Бу хакта журналистларга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

«Фермерлар, шәхси хуҗалыклар, эшкәртү предприятиеләре үзләре үк китереп сату мөмкинлеге булачак. Шәһәр халкы көтеп тора, һәркайсының үз сатып алучысы, үз сатучысы бар», — диде Хәбипов.

«Татарстанңа һәрвакытта авыл хуҗалыгы продукциясе күләме белән алдынгы урында торды. Россиядә 2 млн тоннага кадәр сөт җитештерәбез. Быел маллар саны кимемәде, халыкта да, шәхси хуҗалыкларда да, зур оешмаларда да», — дип искәртте.

https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/04-03-2022/tatarstanda-19-marttan-yazgy-avyl-hu-alygy-yarmink-l-re-bashlana-5850655

https://pixabay.com/


сельскохозяйственная ярмарка авыл хуҗалыгы ярминкәсе

Нет комментариев