Лениногорскилылар "100 лидер – Татарстан киләчәге"бәйгесендә катнаша
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы яшьләр өчен бушлай проектка старт бирде – "100 лидер – Татарстан киләчәге"нең өченче сезонын башлап җибәрде. 2022 елда бүләк фонды 500 000 сумны тәшкил итә.
9 мартка 200 кешедән гариза килгән. Шулар арасыннан иң яхшы 100 катнашучыны 19 мартта сайлап алачаклар.
Гариза тапшыручылар арасында Казан, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Чаллы, Кукмара, Лениногорск, Түбән Кама, Иске Чүпрәле шәһәрләре һәм районнары, шулай ук Ленинград өлкәсендә яшәүчеләр бар.
Гариза тапшыру вакыты 15 мартка кадәр озайтылган. Бу хакта Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының стратегик үсеш буенча рәис урынбасары Елена Фәйзрахманова хәбәр итте.
“Бу – бизнес-идеяләрне эзләү, сайлап алу, аларны тормышка ашыруда ярдәм итү, Татарстан Республикасының талантлы яшьләрен эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү өчен республика яшьләренең грант проекты. Анда студентлар, яшь белгечләр һәм эшмәкәрләр катнаша ала”, – дип ачыклык кертте спикер. Яшь чикләве – 18-35 яшь.
Проектта катнашучыларны 12 белем бирү көне, җитештерү мәйданнарына чыгу, муниципаль районнарга бару, шулай ук яңа икътисад трендларын өйрәнү көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев