Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

WhatsApp хәбәрләр таратуга чикләү кертә

WhatsApp яңартылганнан соң Android өчен хәбәрләр җибәрүдә чикләү кертә.

Аннары кулланучылар хәбәрне бер төркем чатына гына җибәрә алачак.

«Әгәр сезгә хәбәрне берничә төркем чатына җибәрергә кирәк икән, сез шул хәбәрне кабат сайлап алырга һәм „җибәрергә“ дигән төймәгә басарга тиеш буласыз», диелгән WABetaInfo порталында чыккан хәбәрдә.

Чикләүләр беренче тапкыр җибәргәннән соң биш һәм аннан да күбрәк җибәрелгән СМС-хәбәрләргә кагыла. Андый хәбәрләр «еш җибәрелә торган» дип билгеләнәчәк.

Хәбәр авторы сүзләренчә, бу чикләү кулланучыларны ялган мәгълүматтан һәм фейктан саклаячак.

WhatsApp кушымтасының яңартылу көне турында хәбәр ителми.

WhatsApp системасының яңа функциясе — «әңгәмәдәш хәбәрләренә реакция» барлыкка килү турында хәбәр ителгән иде.

https://tatar-inform.tatar/news/society/09-03-2022/whatsapp-h-b-rl-r-taratuga-chikl-kert-5850954

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев