Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мичурин авылы мәдәният йортында кич утыру - “Орчык өмәсе” узды (+ фотолар)

Элек орчык бәйрәме җиргә кар төшкәч уздырылган. Хуҗа кеше күп итеп сарык йоны әзерләп куйган, өмә буласы көнне күрше-күлән, дус-ишләр чакырылган.

Бергәләп җыелышып күмәк эш башкарганнар. Әбиләре, әниләре белән килгән балалар да буш тормаган: малайлар орчык ясау һөнәрен үзләштергәннәр, ә кыз-балалар өлкәннәрдән кул эшләренә өйрәнгәннәр.

“Без шушы максат белән, хәзерге буын безнең традицияләрне, йолаларны онытмасыннар өчен үткәрергә булдык”, - ди китапханәче Сания Вахитова.

-    Мәдәният йортында орчык өмәсе күрсәткәнебез юк иде. “Каз өмәсе”, “Әбиемнең сандыгы” чаралары үткәрелде. Быел Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы итеп билгеләделәр. Без ел башында клубта халкыбызның кул эшләре, элеккеге елларда кулланылышта йөргән предметлардан күргәзмә оештырган идек. Шунысы шатлыклы: авыл халкында элеккеге ел предметлары саклана, авылдашлар безгә китерде. Алар арасында орчыклар да бар иде, - дип сөйли мәдәният  хезмәткәрләре.

Хәзер генә йон оекбаш-бияләйләрне киюне онытып барабыз. Әлбәттә, орчык әйләндерүгә осталык таләп ителә. Мичуринда узган чарада орчык әйләндерү буенча Роза апа Гафиятуллина – иң тәҗрибәлесе. Ул катнашучылар арасында иң олысы да иде. Аның кулында орчык әйләнә, ә күңеле белән яшьлеккә китә. Кич утырганда шаян сүзләр белән бер-берсенең күңелләрен дә күтәреп алдылар. Чара барышында җырлар яңгырады, күмәк җырлар да башкарылды, татар халык биюләрен башкорт биюе алмаштырды, аны авыл башлыгы Рәмзия Иванова оста итеп биеде.

Тулырак “Заман сулышы” газетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мичурино мәдәният сараенда кич утырулар үтте Мичурин авылы мәдәният йортында кич утыру - “Орчык өмәсе” узды