16 февраль 2018 яңалыклары
-
Шөгер мәктәбе патриотик хисләр белән яши
Шөгер мәктәбендә патриотик темага бик күп эшләр алып барыла. Мисал өчен, китапханә тарафыннан 2февраль - В.П.Чкалов туган көне билгеләп үтелде. 1 4 февраль көнне бөек герой язучы Муса Җәлилгә карата "Гомере аның үлмәс җыр" дип исемләнгән чара үтте. Укучылар Муса Җәлилнең туган көненә карата оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Һәм 3...
-
Лениногорскиның Мәшгульлек үзәгендә 684 вакансия бар
Лениногорскиның Мәшгульлек үзәге эш урыннары ярминкәсе уздырды. Анда 17 предприятие-оешмадан вәкилләр килеп, эшсезләр өчен эш урыннары тәкъдим итте. Вакансияләр арасында токарь, электр белән эретеп ябыштыручы, автослесарь, шофер, кухня эшчеләре, төрле белгечлек табиблары, инженер, агроном, тегүче, электр монтер кебек һөнәрләр бар иде. Бүгенге көндә Мәшгульлек үзәге банкында 684 вакансия исәпләнә. Ярминкә...
-
Ул бит… ямьсез! (юмореска)
Быел гына сиксән яшен тутырган Мәрфуга карчык тутыгып беткән калай чәйнегенә бер касәлек кенә су салды да, газ плитәсен кабызып җибәрде. Оныгы юбилеена бүләк иткән матур бизәкле чәйнекне күңел өчен генә дә тотып карамады ул. Хәер, башка бүләкләргә дә кагылмады, күз алдыннан алып барсын да җыеп өенең аулак почмагына өеп...
-
Илсөяме, Ландышмы - кем кемне кабатлаган? (ФОТО)
Җырчыларның образларын чәйнәргә яратабыз инде. Берсен «Слишком кысканы кигән», - дип сүксәк, икенчесен «Абау, гел ир-атлар кебек киенгән», - дип сөйлибез. Ә менә Ландыш белән Илсөясең бу образлары турында ни әйтерсез? Әллә болар дуэт җырларга ниятләп шундый күлмәк тектерделәрме икән? Берсе - кара, берсе - ак - аларга шулай яхшырактыр,...
-
Татарстанда хатыны һәм 4 баласын калдырып качкан түрәне тоткарлаганнар
Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгы 35 яшьлек А. Закиров тоткарланды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Закиров һәм башка түрәләр үз вазифаларын файдаланып, законсыз рәвештә, аукцион уздырмыйча гына, йорт салу өчен җир...
-
Лениногорскиның 3D кинозалында ялларда нинди фильмнар карарга була
17-18 февральгә афиша.
-
Зәйдәге һәлакәттә янып беткән автобус йөртүчесенә хөкем карары чыгардылар
Суд автобус йөртүчесе Александр Ижмуковны дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм итеп, колония-поселениега озатты. Зәй судында былтыр июльдә Зәйдә һәлакәткә очрап, 14 кеше үлгән автобусның йөртүчесенә хөкем карары чыгардылар. Коточкыч авария 2 июьлгә каршы төндә Яр Чаллы-Әлмәт юлында килеп чыкты. Пассажир автобусы "КамАЗ" сөйрәп бара торган "Ман" белән бәрелеште. Бәрелгәннән соң,...
-
Лениногорск районының потенциалы күпкә югарырак, диде Премьер-министр
Мәдәният сараенда муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча йомгаклау сессиясе үтте. Аның эшендә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Мәдәният сарае фойесында авыл хуҗалыгы, промышленность предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре катнашында бик матур күргәзмә әзерләнгән иде. Премьер-министр белән килгән кунаклар баштан күргәзмә белән танышты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов районның социаль-икътисадый үсешенә анализ ясады....
-
Күрше районда машина янган
Кичә төнлә Түбән Мактамада юл-транспорт һәлакәте булды. Нәтиҗәдә машинага ут капты. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүматлар юк. Авария нәтиҗәләрен бетерүгә 6 кеше, 2 берәмлек техника, шул исәптән МЧСтан 4 кеше, 1 берәмлек техника җәлеп ителде. http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/tbn-maktamada-mashina-yandy
-
Рус телле балаларга татар телен өйрәтүче яңа дәреслекләр комик персонажлар белән бизәлгән
Рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен тәкъдим ителгән "Сәлам" уку-укыту методик әсбаплар бизәлешендә һәм материалларның бирелешендә балалар күреп өйрәнгән комик персонажларның рәсемнәре кулланылган. "Балаларның игътибарын текстлар, кагыйдәләр генә түгел, рәсемнәр, төсләр дә җәлеп итәргә тиеш", - дип аңлатты "Татар-информ" хәбәрчесенә дәреслекләрне бизәгән "Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов. "Дәреслекләрне чит...
-
Гөлүсә Закирова: "Асаф Вәлиев белән кочаклашып төшкән фотомны күргәч, кем нәрсә уйлар?
Кинәт инстаграмым ваттылар. Белмим әллә вирус керде, әллә, берәрсе максатчан - анысы икенче мәсьәлә, әмма факт бер: минем еллар буе тупланган фото китапханәм кемнеңдер кулында. Бер җепкә сузылган тормыш икенче борылыш ала болай булгач… Иң башта, яшермим: көендем, билгеле. Ничек инде? Мин хәзер гадәткә кергәнчә, инстатасманы карап, кемнең кая барганын...
-
ЗӨЛФӘТ ЗИННУРОВТАН КЫЗДЫРЫЛГАН ДИҢГЕЗ КЫСЛАСЫ РЕЦЕПТЫ
Җырчы, телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан диңгез кысласы (креветка) һәм токмач пешерү рецептын тәкъдим итәбез. Диңгез кысласын пешерү тәртибе: атланмай эретергә һәм өстенә турап сарымсак салырга. Бераз кызаруга сарымсакны алып куярга, башка ул кирәк түгел. Чистартылган диңгез кыслаларын кайнаган су салып 5 минут каплап торырга да, суын сөзеп табага...
-
Лениногорскига Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин килде (ФОТОЛАР)
Лениногорскига Татарстан республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Премьер-министр Лениногорск муниципаль район Советының утырышында катнашты. Йомгаклау сессиясенә кадәр район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә Мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы һәм промышленность предприятиеләре җитештергән күргәзмәне карадылар. Наилә Загидуллина фотолары
-
Ленинград блокадасын кичергән Радия апа янына мәктәп укучылары килде
Шәһәребездә яшәүче, балачактан Ленинград блокадасының мәхшәрен күреп, йөрәге аша кичергән Радия Гәрәева янына 11 нче гимназия укучылары килеп, аның хатирәләрен яңарттылар. Ленинград блокадасы тарихта озакка сузылган фаҗигале вакыйга. 874 көн буе барган "кара көннәр" Радия Ахуновнаның тормышында мәңге онытылмаслык яра булып тора. Блокада башланганда аңа 5 яшь була. Аның әти-әнисе...
-
Лениногорск музее тирә-күрше районнан хезмәттәшләрен җыйды
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда музей хезмәткәрләренең семинары узды. Анда Әлмәт, Азнакай, Мактама, Миннебай, Елховодан хезмәттәшләре катнашты. Лениногорск музее үрнәгендә, хезмәт тәҗрибәләре турында сөйләделәр, экспозицион-күргәзмә фонды белән таныштылар. Топографик описьларны тутыру нечкәлекләре турында мәгълүмат тупладылар. Шулай ук уен программалары, музей дәресләре тәкъдим ителде. Семинарда музей хезмәткәрләре экспозиция өчен бина, бүлмәләр...