ЗӨЛФӘТ ЗИННУРОВТАН КЫЗДЫРЫЛГАН ДИҢГЕЗ КЫСЛАСЫ РЕЦЕПТЫ
ЯҢАЛЫКЛАР

ЗӨЛФӘТ ЗИННУРОВТАН КЫЗДЫРЫЛГАН ДИҢГЕЗ КЫСЛАСЫ РЕЦЕПТЫ

Җырчы, телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан диңгез кысласы (креветка) һәм токмач пешерү рецептын тәкъдим итәбез. Диңгез кысласын пешерү тәртибе: атланмай эретергә һәм өстенә турап сарымсак салырга. Бераз кызаруга сарымсакны алып куярга, башка ул кирәк түгел. Чистартылган диңгез кыслаларын кайнаган су салып 5 минут каплап торырга да, суын сөзеп табага...

Җырчы, телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан диңгез кысласы (креветка) һәм токмач пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

Диңгез кысласын пешерү тәртибе: атланмай эретергә һәм өстенә турап сарымсак салырга. Бераз кызаруга сарымсакны алып куярга, башка ул кирәк түгел.


Чистартылган диңгез кыслаларын кайнаган су салып 5 минут каплап торырга да, суын сөзеп табага салырга һәм акрын утта кыздырга. 5 минуттан 35% лы сөт өсте, борыч, тоз һәм кипкән үләннәр (орегано) салып болгатырга, кайнап чыкканын көтәргә, сүрән утта капкачын каплап куярга. 2-3 минуттан угычтан чыгарылган сыр салып болгатырга һәм тагын сүрән утта капкачын каплап калдырырга кирәк.

Токмач пешеп чыккач, өстенә 1 стакан сап-салкын су салырга да, газны сүндереп 5 минутка каплап куярга. Аннары дуршлак аша сөзәсең дә, тәлинкәгә саласың. Токмачны яңадан су бн чайкатырга кирәкми.

https://vk.com/tatarshlari


Нет комментариев