Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районының потенциалы күпкә югарырак, диде Премьер-министр

Мәдәният сараенда муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча йомгаклау сессиясе үтте. Аның эшендә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Мәдәният сарае фойесында авыл хуҗалыгы, промышленность предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре катнашында бик матур күргәзмә әзерләнгән иде. Премьер-министр белән килгән кунаклар баштан күргәзмә белән танышты. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов районның социаль-икътисадый үсешенә анализ ясады....

Мәдәният сараенда муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча йомгаклау сессиясе үтте. Аның эшендә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Мәдәният сарае фойесында авыл хуҗалыгы, промышленность предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре катнашында бик матур күргәзмә әзерләнгән иде. Премьер-министр белән килгән кунаклар баштан күргәзмә белән танышты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов районның социаль-икътисадый үсешенә анализ ясады. Район икътисадында әйдәп баручы рольне нефть промышленносте алып тора. 2017 ел йомгаклары буенча, промышленность прозводствосы индексы 96 процент тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы буенча былтыр 2 млрд.сумлык тулаем продукт җитештерелгән, мөгезле эре терлек саны арткан. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән җирле бюджеттан ярдәм күрсәтелгән. Республика программаларында катнашып, авыл халкы 11 миллион сумлык субсидия алган. Район башлыгы шәхси эшмәкәрлек, төзелеш, сәламәтлек саклау, белем бирү өлкәләренә аерым тукталды. Башкарылган эшләр, планлаштырылганнары турында сөйләде.

Социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча, Лениногорск республика районнары рейтингында инде икенче ел 13нче урында бара.

-Сезнең беренче унлыкка кергән вакытларыгыз да бар иде, - диде Алексей Песошин. Районның потенциалы күпкә югарырак.

Быел Ромашкин ятмаларының - 70, республикада нефть табыла башлауның 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлбәттә инде, зур бәйрәм чаралары көтелә, без аларны лаеклы билгеләп үтәргә тиеш, диде Алексей Валерьевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев