Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рус телле балаларга татар телен өйрәтүче яңа дәреслекләр комик персонажлар белән бизәлгән

Рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен тәкъдим ителгән "Сәлам" уку-укыту методик әсбаплар бизәлешендә һәм материалларның бирелешендә балалар күреп өйрәнгән комик персонажларның рәсемнәре кулланылган. "Балаларның игътибарын текстлар, кагыйдәләр генә түгел, рәсемнәр, төсләр дә җәлеп итәргә тиеш", - дип аңлатты "Татар-информ" хәбәрчесенә дәреслекләрне бизәгән "Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов. "Дәреслекләрне чит...

Рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен тәкъдим ителгән "Сәлам" уку-укыту методик әсбаплар бизәлешендә һәм материалларның бирелешендә балалар күреп өйрәнгән комик персонажларның рәсемнәре кулланылган. "Балаларның игътибарын текстлар, кагыйдәләр генә түгел, рәсемнәр, төсләр дә җәлеп итәргә тиеш", - дип аңлатты "Татар-информ" хәбәрчесенә дәреслекләрне бизәгән "Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.

"Дәреслекләрне чит ил китапларына, инглиз дәреслекләренә карап эшләдек. 1 сыйныфлар өчен дәреслек гел рәсемнәрдән генә тора. Бу уен формасы. Ул балаларда телгә мәхәббәт уята. 2 сыйныфлар дәреслегендә текстлар булса да, алар иллюстрацияләр белән бизәлгән. 3, 4 сыйныфта аңлауны камилләштерү өчен текстлар фото-видео материаллар белән бирелә", - дип сөйләде Әюпов.

"Дәреслекләрне бизәгәндә конкрет төсләргә тукталдык. Сары икән - сары, яшел икән - яшел, аларның ниндидер төсмерләре кулланылмады. Кеше рәсемнәрен ясаганда, балаларга мультфильмнар аша таныш комик геройларны алдык", - диде дизайн студиясе җитәкчесе.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру юнәлешендә 30 кешедән торган коллектив эшләгән. "Бер китап тышлыгын ясау өчен бер көн вакыт китә. Ә бер китапны бизәү өчен бер ел кирәк булды. Китап тышлыгына китап эчтәлегенә кертелгән персонажларны чыгардык. Ул балаларны тиз җәлеп итә", - диде Илдар Әюпов.

"Сәлам" дәреслеген бизәү - студиянең дәреслек ясауда беренче генә тәҗрибәсе түгел. "Инглиз укучылары өчен татар теле эшләгән идек. Кызганычка, ул басылып чыкмады", - диде Әюпов.

"Сәлам" - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куйган проект, яңа буын дәреслек комплекты. Аның үзенчәлеге - коммуникатив методикага, сөйләшүгә, аралашуга, татар теленә игътибарны җәлеп итү. "Сәлам" методикасы төп игътибарны уенга юнәлтә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/16/158159/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев