Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ленинград блокадасын кичергән Радия апа янына мәктәп укучылары килде

Шәһәребездә яшәүче, балачактан Ленинград блокадасының мәхшәрен күреп, йөрәге аша кичергән Радия Гәрәева янына 11 нче гимназия укучылары килеп, аның хатирәләрен яңарттылар. Ленинград блокадасы тарихта озакка сузылган фаҗигале вакыйга. 874 көн буе барган "кара көннәр" Радия Ахуновнаның тормышында мәңге онытылмаслык яра булып тора. Блокада башланганда аңа 5 яшь була. Аның әти-әнисе...

Шәһәребездә яшәүче, балачактан Ленинград блокадасының мәхшәрен күреп, йөрәге аша кичергән Радия Гәрәева янына 11 нче гимназия укучылары килеп, аның хатирәләрен яңарттылар.


Ленинград блокадасы тарихта озакка сузылган фаҗигале вакыйга. 874 көн буе барган "кара көннәр" Радия Ахуновнаның тормышында мәңге онытылмаслык яра булып тора. Блокада башланганда аңа 5 яшь була. Аның әти-әнисе 1931 елда Ленинградка матур тормышта яшәү хыяллары белән килә. 1936 елда Радия апа туа. Тик каһәр төшкән сугыш башлана, шуның белән якты, тыныч тормышка чик куела.

- Өйдә 2 яшьлек сеңелем белән бомба шартлауларыннан куркып утырган чаклар әле дә исемдә. Әни эштә, окоп казый. Әти сугышта, мәрхүмнең гомере иртә өзелде, Беларус фронтында һәлак булды. Без өйдә булганда бертуктаусыз бомбалар шартлый. Өстәвенә ачлык башланды. Әнигә 250 гр, сеңелем белән миңа 125шәр грамм ипи бирә иделәр. Шуны өчебезгә бүлеп, бозны эретәбез дә, шул су белән йотып җибәрәбез, - дип сөйли ул.

Әлеге өйләрендә яшәргә дә насыйп булмый, бомбага тотып, йорт-җирсез калалар. Аннан тулай торак кебек җиргә, бер бүлмәгә урнаштыралар. 1943 елда Татарстанга китәргә карар кылалар. Казанга кадәр бер поезддан икенчесенә күчә-күчә бер ай кайталар. Туган авылларына - Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына юл тоталар. "Тик туган йортка безне кертмәделәр. Анда әтинең энеләре яши булып чыкты.

Безне күршеләр сыендырды. Әни эш, торыр урын эзли. Бераз вакыттан соң фермага урнаштырдылар. Анда эшләүчеләр сөт эчерде, безнең өчен иң тәмле ризык иде бу. Әнигә колхозда эшләгән өчен бераз он бирә башладылар, көлчә пешереп ашый идек", ди Радия апа.

Мәкаләне тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

Розалия Мостафина

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев