Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда хатыны һәм 4 баласын калдырып качкан түрәне тоткарлаганнар

Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгы 35 яшьлек А. Закиров тоткарланды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Закиров һәм башка түрәләр үз вазифаларын файдаланып, законсыз рәвештә, аукцион уздырмыйча гына, йорт салу өчен җир...

Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгы 35 яшьлек А. Закиров тоткарланды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Закиров һәм башка түрәләр үз вазифаларын файдаланып, законсыз рәвештә, аукцион уздырмыйча гына, йорт салу өчен җир кишәрлекләре бүлеп биргән, дип фаразлый тикшерүчеләр. Хәзерге вакытта тикшерү шундый дүрт участокны ачыклаган, гомуми мәйданы алты мең квадрат метр. Тикшерү фикеренчә, бу сан әле соңгысы түгел, сүз йөзләрчә җир кишәрлеге турында барырга мөмкин.
"Татар-информ" Питрәч районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының элеккеге башлыгын эзлиләр, дип хәбәр иткән иде. Шулай ук суд Питрәч районы башкарма комитетының элеккеге җитәкчесен, җир белән астыртын эшләрдә шикләнеп, өй сагы астына алды.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев