Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Элекке танышымны очраттым (мәзәк)

- Сәлам! - мин әйтәм. - Ничек тормышлар? - Ал да гөл! - ди бу, елмаеп. Ялганлый, билгеле. - Ә син ничек? - Искитмәле! - дип ялганлыйм мин дә. - Балалар, хатының ничек? - Балалар бишкә генә укый, - дип алдашам мин, күземне дә йоммыйча. - Хатын, фәрештә кебек, янымда...

- Сәлам! - мин әйтәм. - Ничек тормышлар? - Ал да гөл! - ди бу, елмаеп. Ялганлый, билгеле. - Ә син ничек? - Искитмәле! - дип ялганлыйм мин дә. - Балалар, хатының ничек? - Балалар бишкә генә укый, - дип алдашам мин, күземне дә йоммыйча. - Хатын, фәрештә кебек, янымда биеп кенә тора. Ә син яхшы эш таптыңмы соң? - Тфү, тфү, күз тимәсен! - дип шыттыра танышым. - Машина, фатир сатып алдым. - Ялгышмасам, син өйләнмәгән идең бугай, ялгызыңа гына читен түгелме соң? - Син нәрсә, киресенчә, сөяркәләрне ай саен алыштырып торам, бөтенесе дә фотомодельләр! - дип алдаша бу, аз гына да уңайсызланмыйча. - Ә синең иҗат эшләрең ничек бара? Инде күптәннән китап чыгарам дип йөри идең шикелле? - Өч китабым чыкты инде, - дип ялганлыйм мин. - Ә синең салу якларың ничек?

- Инде биш ел була, авызга да алган юк, - дип бөгештерә танышым. - Ә син? - Минме? Сирәк кенә. Онытканда бер, - дип алдашам мин һәм кесәмнән бер чити аракы чыгарам. - Очрашу хөрмәтенә берәрне тотып куйыйкмы әллә? - Шәп булыр иде ул! - ди танышым, кояш кебек балкып. Белеп торам, бу юлы чын дөресен әйтә, грамм да алдашмый.
Е.НОРКИН
http://omet-rb.ru
фото: https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%B4%D0%B2%D0%B0%20%D0%BF%D1%80%D0%B8%D1%8F%D1%82%D0%B5%D0%BB%D1%8F%20%D1%80%D0%B8%D1%81%D1%83%D0%BD%D0%BE%D0%BA&frm=web#urlhash=271108284014827883

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев