Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

БЫЕЛ ЧЫН КЫШ КАЙЧАН КИЛӘЧӘК?

Быелгы көз җылы булды. Ләкин шулай да кышкы матурлык сагындыра да башлады. Чын кышның кайчан киләчәге турында КФУның метереология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. "Көнбатыш процессларына бәйле рәвештә быелгы көз җылы килде: безгә даими рәвештә Төньяк Атлантикадан циклоннар килә һәм температура күтәрелүенә китерә. Хәзер кыш алды...

Быелгы көз җылы булды. Ләкин шулай да кышкы матурлык сагындыра да башлады. Чын кышның кайчан киләчәге турында КФУның метереология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

"Көнбатыш процессларына бәйле рәвештә быелгы көз җылы килде: безгә даими рәвештә Төньяк Атлантикадан циклоннар килә һәм температура күтәрелүенә китерә. Хәзер кыш алды һәм тәүлекнең уртача температурасы түбән булырга тиеш. Ләкин хәзерге вакытта температура югары", - дип сөйләде метереология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев "Челнинские известия" газетасына.

Тотрыклы кар катламы тәүлек температурасы минус 5 °С ка җиткәч ятачак. Гадәттә, бу 19-22 ноябрь көннәренә туры килә. Ләкин быел бер атнага тоткарлык булырга мөмкин. Россия Федерациясенең Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, һава температурасы 22 ноябрьгә кадәр нормадан 4 °С ка югары һәм Татарстан республикасы тулысынча шушы зонага туры килә. Шуңа күрә кинәт кенә суытуны көтәргә кирәкми. Моның өчен салкын арктик басымнар кирәк, - дип аңлата метеоролог.

Россия Гидрометеорология үзәгенең фаразларына карганда, ноябрь аенда температура нормадан 0,5 °С ка югары, ә декабрьдә нормадан тайпылышлар булмаячак.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев