Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 19 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Һаваның төнге сәгатьләрдәге минималь температурасы - 0..-5, көндез максималь дәрәҗәсе -2..+3 градус булачак....

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 19 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын.

Һаваның төнге сәгатьләрдәге минималь температурасы - 0..-5, көндез максималь дәрәҗәсе -2..+3 градус булачак.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/18/152598/


Нет комментариев