Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаров Юлтимердә булган бер вакыйга турында шигырь язган

Ике карт белән төлке (Булган хәл) Мин сөйләгән бу вакыйга Сизәм, тоелыр көлке. Юлтимернең урамында Йөри икән бер төлке. Гомердә булмаган хәлне Авылдашлардан сора. Ике картның нәкъ каршына Төлке килеп утыра. Бәпкә-чеби барысы да Күптән инде сарайда. Кордашларның әңгәмәсен Тыңлап карыйк шулай да! Кара, Сәлим, нинди матур, Елкылдап торган шәп...

Ике карт белән төлке
(Булган хәл)
Мин сөйләгән бу вакыйга
Сизәм, тоелыр көлке.
Юлтимернең урамында
Йөри икән бер төлке.
Гомердә булмаган хәлне
Авылдашлардан сора.
Ике картның нәкъ каршына
Төлке килеп утыра.
Бәпкә-чеби барысы да
Күптән инде сарайда.
Кордашларның әңгәмәсен
Тыңлап карыйк шулай да!
Кара, Сәлим, нинди матур,
Елкылдап торган шәп эт.
Этләре дә азды хәзер,
Кычкырсаң да китми бит!
Ялкауланды мәйтәм халык,
Кош-корт асраучылар аз.
Алай димә, Нәсимәдә
Утыз тавык, кырык каз!
Көлтә койрык бу сүзләрне
Инде бер сәгатъ көтте.
Рәхмәтен әйтеп өрде дә
Нәсимәләргә китте.
Кемгә шатлык, кемгә кайгы
Татлы ризык тиз бетә.
Капка төбендәге төлке
Ике бабайны көтә...
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев