Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратайда балалар әкият дөньясына сәяхәт кылды (фотолар)

Матурлык кеше күңелендә балачак әкиятләреннән шытып чыга. Әкият укып, бала күңеле серле, тылсымлы, матур бер дөньяга күчә, хыял белән тулылана. Күптән түгел Зәй-Каратай китапханәсенә килгән балалар әнә шундый матурлык, әкият дөньясының капкасын ачып керделәр. Мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары җитәкчеләре Резедә Камалетдинова белән рус язучысы Сергей Аксаковның "Аленький цветочек" китабына 160...

Матурлык кеше күңелендә балачак әкиятләреннән шытып чыга. Әкият укып, бала күңеле серле, тылсымлы, матур бер дөньяга күчә, хыял белән тулылана. Күптән түгел Зәй-Каратай китапханәсенә килгән балалар әнә шундый матурлык, әкият дөньясының капкасын ачып керделәр.

Мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары җитәкчеләре Резедә Камалетдинова белән рус язучысы Сергей Аксаковның "Аленький цветочек" китабына 160 ел тулу уңаеннан әдәби уку чарасына килделәр.

Укучылар язучының иҗаты hәм бу әкиятнең язылу тарихы белән танышып үтте. Сергей Аксаковның әкият нигезендә яхшылык, бәхет, уңай сыйфатлар чагыла, табигатьтәге мавыктыргыч, сихри күренешләр сурәтләнә. Кешелек тормышын чагылдырган әкият укучыларны уйландырды, бәхәсләр тудырды, сорауларга җавап та таптылар. Алар эмоцияләр белән төп геройларның сүзләрен, сөйләмнәрен сәнгатьле итеп укыдылар һәм аларча кыланып та күрсәттеләр. Бер гасырдан артык яшәүче әкиятне балалар әле дә яратып укыйлар hәм беләләр дигән фикердә калдык.

Гүзәлия Фәхретдинова, китапханәче

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев