Лениногорскилылар ана капиталыннан түләү алачакмы?
Быелдан башлап, икенче бала өчен ана капиталыннан түләүләр алып була, дип ишеттем. Шул хакта аңлатсагыз иде. Ләйсән Миргалиева Сорауга Лениногорск Пенсия фондының исәпләү бүлеге начальнигы Раилә Латыйпова җавап бирә. - 2018 елдан башлап Пенсия фонды ана капиталыннан түләү алу өчен гаризалар кабул итә. Мондый матди ярдәм гаиләдә икенче бала 2018...
Быелдан башлап, икенче бала өчен ана капиталыннан түләүләр алып була, дип ишеттем. Шул хакта аңлатсагыз иде.
Ләйсән Миргалиева
Сорауга Лениногорск Пенсия фондының исәпләү бүлеге начальнигы Раилә Латыйпова җавап бирә.
- 2018 елдан башлап Пенсия фонды ана капиталыннан түләү алу өчен гаризалар кабул итә. Мондый матди ярдәм гаиләдә икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган яисә уллыкка (кызлыкка) алынган гаиләләргә генә кагыла. Әни кеше берьюлы ике гариза бирә ала: сертификат һәм түләү алу өчен.
Гаилә мондый ярдәмгә өметләнә аламы-юкмы икәнен белү өчен исәпләп карарга кирәк. Гаиләнең соңгы 12 айдагы гомуми керем суммасын башта 12гә, аннары гаиләдәге кешеләр санына бүләргә. Килеп чыккан сумма Татарстандагы яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр азрак икән, Пенсия фондына барып, гариза яза аласыз, түләү сезгә тиеш булачак. Безнең регионда яшәү минимумы бер кешегә 9 мең 142 сум тәшкил итә. Шулай итеп, 1,5 тапкырдан аз булган яшәү минимумы 13 мең 713 сум булырга тиеш. Татарстан буенча айлык түләү күләме - 8 мең 490 сум.
Гаиләнең гомуми керемен исәпләгәндә премия, пенсия, социаль пособиеләр, алимент, булса, төрле компенсацияләр дә исәпкә алына. Әгәр балалар тулысынча дәүләт тәэмин итүендә яшәсә, гаилә кереме турында ялган белешмә бирелсә, түләү билгеләнми (шулай ук ата-ана хокукыннан азат ителгәннәргә дә каралмаган).
Түләүне алу өчен гаризаны икенче бала туганнан соң, ел ярым дәвамында тапшырырга мөмкин. Беренче алты айда мөрәҗәгать итүчеләргә түләү бала туу көнненнән алып билгеләнә. Алты айдан соңрак булса, гариза биргән көннән билгеләнәчәк.
Гаризаларны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү бүлегендә яки күпфункцияле үзәк аша тапшырырга мөмкин. Закон буенча ана капиталыф сертификатына гаризаны карау өчен 1 ай, средстволарны күчерү өчен 10 көн бирелә.
Түләү балага 1,5 яшь тулганчы билгеләнә, тик беренче период 1 елга гына исәпләнгән. Моннан соң тагын гариза бирергә кирәк. Ана капиталы тулысынча кулланылса, гаилә яшәү урынын алыштырса, балага 1,5 яшь булса, түләү туктатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев