Мэриянең актлар залында шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштергән сессиясе узды.
Анда берничә төрле сорау каралды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин бүлекнең узган елгы эшчәнлегенә анализ ясады. 2017 елда шәһәр һәм район буенча 700дән артык җинаять кылынган. Җәмгыять урыннарында 186 җинаять булган. Хокук сакчылары тарафыннан законсыз әйләнештә булган 2456...
Мэриянең актлар залында шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштергән сессиясе узды.
Анда берничә төрле сорау каралды. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин бүлекнең узган елгы эшчәнлегенә анализ ясады. 2017 елда шәһәр һәм район буенча 700дән артык җинаять кылынган. Җәмгыять урыннарында 186 җинаять булган. Хокук сакчылары тарафыннан законсыз әйләнештә булган 2456 грамм наркотик алынган. Исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны, 2016 ел белән чагыштырганда, 30 фактка кимегән.
Гомумән алганда, 2017 елгы эшчэнлек буенча эчке эшләр бүлеге беренче категориядәге тугыз подразделение арасында беренче урынны алган.
Полиция полковнигы Александр Васильевич 2018 елга хокук сакчылары каршына куелган бурычлар белән дә таныштырды.
Шәһәр һәм районда кеше хокуклары буенча уполномоченный Людмила Тимофеева үз эшчәнлекләре белән таныштырды, ниләр эшләнгәне хакында сөйләде. Район буенча 2017 елда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның иҗтимагый кабул итүгә 72 гариза килгән.
Сессиядә шулай ук районның җирле үзидарәләре органына муниципаль хезмәткә вакантлы вазифага конкурс үткәрү тәртибе буенча Положениене кабул иттеләр.
Розалия Мостафина тексты һәм фотосы
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев