Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Халыклар дуслыгы йортында милли диаспора җитәкчеләре катнашында чара үтте

Лениногорскида бүгенге көндә 8 милли диаспора үз эшчәнлеген алып бара: татар, рус, чуаш, мордва, әзербайҗан, әрмән, үзбәк, таҗик диаспоралары. Аларның җитәкчеләре Гончаров урамы, 1нче йортта урнашкан Халыклар дуслыгы йортының актлар залына җыелып, 2017 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Былтыр диаспоралар шактый гына мәдәни чараларда катнашкан. Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәмен оештыруда менә ничә...

Лениногорскида бүгенге көндә 8 милли диаспора үз эшчәнлеген алып бара: татар, рус, чуаш, мордва, әзербайҗан, әрмән, үзбәк, таҗик диаспоралары.


Аларның җитәкчеләре Гончаров урамы, 1нче йортта урнашкан Халыклар дуслыгы йортының актлар залына җыелып, 2017 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Былтыр диаспоралар шактый гына мәдәни чараларда катнашкан. Мәсәлән, Нәүрүз бәйрәмен оештыруда менә ничә ел рәттән таҗик, үзбәк, әзербайҗан диаспоралары активлык күрсәтә. Анда башка милләтләр дә актив катнашып, ул халыкларны берләштерүче бәйрәм төсен ала.

-Быел тагын да активрак эшчәнлек алып барачакбыз. Тора-бара бу урында тормыш "кайнап торачак" диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Неля Чубатова. Ул бу вазифага 2017 елның декабрь аенда билгеләнгән булган. Эшчәнлек белән танышып, 2018 елга план төзегән, шуның белән таныштырды. Киләчәктә азербайҗан, әрмән, таҗик, үзбәк диаспоралары үз иҗади коллективларын булдырсыннар иде, дигән теләген җиткерде ул.
Җыелышта район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь дә катнашты. Ул кирәк булган очракта, диаспораларга хокукый, миграция белән бәйле ярдәм күрсәтәчәген әйтте. Муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре белән таныштырды.
Алсу Миңнебаева фотосы һәм тексты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев