Лениногорскида “Ак калфак" оешмасының чираттагы утырышы узды (фотолар)
Кичә, шәһәребезнең 11нче гимназиясендә "Ак калфак" оешмасы чираттагы очрашуын уздырды. Алар бергәләшеп, әлеге оешманың 2018 елда башкарылачак эш планы турында сөйләштеләр. Шулар арасында: халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйларында , "Түгәрәк уен "фольклоры фестивалендә, шәһәребезнең "Чишмә"әдәби иҗат берләшмәсенең 60 еллык уңаеннан уздырылачак барлык чараларында актив катнашу. Аннан тыш, үзебездә "Татар җыры", "Ак...
Кичә, шәһәребезнең 11нче гимназиясендә "Ак калфак" оешмасы чираттагы очрашуын уздырды. Алар бергәләшеп, әлеге оешманың 2018 елда башкарылачак эш планы турында сөйләштеләр.
Шулар арасында: халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйларында , "Түгәрәк уен "фольклоры фестивалендә, шәһәребезнең "Чишмә"әдәби иҗат берләшмәсенең 60 еллык уңаеннан уздырылачак барлык чараларында актив катнашу. Аннан тыш, үзебездә "Татар җыры", "Ак калфаклы татар кызы" дип аталган муниципаль конкурслар оештыру.
Шулай ук "Ак калфаклы"лар үзләренең бурычы итеп калфак чигү серләренә өйрәнүне дәвам итүне, аларны яшь буынга җиткерү- аларның төп бурычы. Төрле төстәге, зурлыктагы тегелгән һәм төрле төймә-мәрҗаннары белән чигелгән калфаклары шактый. Күргәзмә дә оештырганнар. Анда башка төрле күз явын алыплык кул эшләре дә урын алган иде.
Бу көнне аккалфаклылар беренче тапкыр репетиция дә ясады. Бер фикергә килеп, репертуарларына ике җыр керттеләр. Тиздән тегеләчәк күлмәкләренең тегелеше, төсе , бизәлеше турында да сөйләштеләр.
Зилә Мөдәррисова фотосы һәм тексты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев