Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Яңа ел алды ярышлары

Иске Куак авылында районыбызның хезмәт ветераннары һәм инвалидлар арасында шахмат-шашка буенча ярышлар үтте. Ветераннарның шәһәр һәм район советы әлеге инициативаны хуплады. Уен башланганчы, авыл җирлеге башлыгы Й.Вәлиуллин ярышта катнашучыларны киләсе яңа еллар белән котлады һәм уңышлар теләде. Ярышта Шөгер, Куакбаш, Федотовка һәм Кирлегәчтән килгән ветераннар актив катнашты. Шашка уенында хатын-кызлардан...

Иске Куак авылында районыбызның хезмәт ветераннары һәм инвалидлар арасында шахмат-шашка буенча ярышлар үтте. Ветераннарның шәһәр һәм район советы әлеге инициативаны хуплады.


Уен башланганчы, авыл җирлеге башлыгы Й.Вәлиуллин ярышта катнашучыларны киләсе яңа еллар белән котлады һәм уңышлар теләде. Ярышта Шөгер, Куакбаш, Федотовка һәм Кирлегәчтән килгән ветераннар актив катнашты.

Шашка уенында хатын-кызлардан Л.Ильина (Федотовка) беренче урын алды, II урында - В.Макарова (Иске Куак), IIIдә - В.Зиновьева (Иске Куак) җиңүче булды.

Ир-атлардан шахматта иң яхшы уенны М. Габдуллин күрсәтсә дә, хезмәт вазифалары буенча уеннан бүленеп, нәтиҗәдә кискен көрәштә Р.Латыйпов (Иске Куак) җиңүче булды. II урында - Т.Мифтахов (Шөгер), III дә - Ә.Ганиев (Куакбаш).

Уен барышында шахмат клубы директоры спорт мастерына кандидат В.Токарев судьялык итте. Ярышны оештыруда шәһәр-район ветераннар советы президиумы әгъзалары В.Степанов, Н.Сәйдәшев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев