Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Танышларым артты

Базарда йөрим. Таныш булмаган, урта яшьләрдәге бер ир-ат яныма килеп, озак итеп карап торды да, сүз башлады: -Без "Заман сулышы" газетын алабыз. Гаиләбез белән яратып укыйбыз. Анда берәүнең сурәте басылган иде. Сезгә ошаган. Исем-фамилиямне әйтеп бирде. -Ул сезме? - диде. -Әйе, мин булам, - дип җавап бирдем. -Никтер бу көннәрдә...

Базарда йөрим. Таныш булмаган, урта яшьләрдәге бер ир-ат яныма килеп, озак итеп карап торды да, сүз башлады:


-Без "Заман сулышы" газетын алабыз. Гаиләбез белән яратып укыйбыз. Анда берәүнең сурәте басылган иде. Сезгә ошаган.

Исем-фамилиямне әйтеп бирде.

-Ул сезме? - диде.

-Әйе, мин булам, - дип җавап бирдем.

-Никтер бу көннәрдә язмаларыгыз басылмый башлады. Без бит андый кызыклы язмаларны укырга яратабыз, - ди. Бу иптәшкә бер-ике шигыремне яттан сөйләп күрсәттем.

-Нигә бу шигыреңне дә бастырмыйсың? - диде.

-Мондый шигырьне басмыйлар,- дидем. Югарыда утыручыларга ошамаячак,- дип өстәдем.

"Заман сулышы"на яза башлаганнан бирле таныш булмаган кешеләр сәлам бирә башладылар. Танышлар уңышлар тели.

Газет хезмәткәрләренә шуның өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Уңышлар юлдаш булсын сезгә.

Редакциядән: Итекне итекче басса, күлмәкне тегүче тексә генә әйбәт килеп чыга бит. Шигырь белән дә шулай.

Рафик абыйның да кыска итеп, юмор белән сугарылган мәкаләләре уңышлырак, дигән фикергә килдек без. Үзе дә килеште. Сезнең язмаларны укучыларыбыз яратып укый. Шуңа киләчәктә дә языгыз, килегез редакциягә, Рафик абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X